ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда  «МСП» Корпорациясе» АҖ МСП субъектларын яклау мәгълүмат һәм маркетинг системалары һәм сервислары  мөмкинлекләреннән файдалану мәсьәләсе чаралары кысасында К(П)ФУ идарә, икътисад һәм финанслар Институтында «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күп функцияле үзәкләре аша  «МСП Корпорациясе» АҖ хезмәтләрен күрсәтүне оештыру турында» темасына түгәрәк өстәл булды. Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Республикасы МФЦ һәм ПФО регионнары, дәүләт власте, эшмәкәрләрне һәм эшмәкәрлекне яклау инфраструктурасы оешмалары вәкилләре катнашты. Чара шулай ук ПФО составында  Россия Федерациясе субъектларын кертеп, видеоконференция-элемтә режимында узды.

 

Бүген кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү икътисадый үсешнең төп факторы. Әлеге юнәлеш инвестицияләрне җәлеп итү мөмкинлекләре һәм административ каршылыкларны киметү белән бер рәттән Татарстанның 2030 елга кадәр социаль-икътисадый стратегиясендә теркәлгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округында инвестицион климатны яхшырту, административ каршылыкларны киметү һәм кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү комиссиясе утырышныда белдерде.

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Корпорация «МСП» АҖ генераль директоры Александр Браверман белән очрашты.

 

 2017 елның 22 мартында Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты билгеләгән Россия Федерациясе социаль-икътисади  үсеше максатчан күрсәткечләренә ирешү мониторингы буенча Россия Федерациясе каршындагы Комиссиясе эш төркеменең чираттагы утырышы булды.  

 

Бүген Казанда кече һәм урта эшкуарлыкка мәгълүмати һәм маркетинг ярдәме системалары һәм сервисларын куллану мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

 

Бүген Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Фатыйх Әмирхан урамындагы ишегалдында булдылар. Бу күптән түгел төзекләндерелгән территорияне карауда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

 

Бүген Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Татарстанга эш сәфәре кысаларында Казандагы күп функцияле үзәк (Ямашев ур., 82) эше белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов һәм башкалар озата йөрде.

 

Татарстан Республикасы башкарма власть органнарының  2016 ел өчен эшчәнлеге агымдагы елның  10 мартында Татарстан Республикасы Президенты  Р.Н.Миңнеханов тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кертелде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International