«ИнноКам» территориаль аерымланган инновацияле-җитештерү үзәген төзү концепциясен гамәлгә ашыру кысаларында 2016 елның 17-18 июле көннәрендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов рәислегендә берничә киңәшмә үткәрелде. Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары А.В.Дворкович һәм Россия Федерациясе финанслар министры урынбасары А.Ю.Иванов катнашты.
Мәскәүдә «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО (алга таба -СИА) тарафыннан оештырылган Стратегик инициативалар форумы ачылды. Форумда Россиянең озакка, 2035 елга кадәр исәпләнәгән социаль-икътисадый үсеше концепциясен тәкъдим итәчәкләр.
2015 елның 29 декабрендәге 408-ФЗ номерлы Федераль закон буенча КУЭ субъектларының бердәм реестры беренче мәртәбә Федераль салым хезмәте тарафыннан формалаштырыла башлый һәм 2016 елның 1 августыннан аның рәсми сайтына эленә.