30 сентябрьдә үзмәшгульләр өчен финанс белемнәре буенча укулар узачак

2021 елның 24 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды «Минем бизнес» төбәк үзәгендә 30 сентябрьдә финанс белемнәре нигезләре буенча үзмәшгульләр өчен белем бирү чарасы оештыра. ТР Икътисад министрлыгы «Үзмәшгульләр өчен финанслар яки үз эшеңне башлаганда нәрсәне саный белергә кирәк» дигән бушлай мастер-класска чакыра.

Мастер-класс программасы:

• Үзмәшгульнең салымнары;

• Үзмәшгульнең шәхси финанслары;

• Үзмәшгульнең юнит-икътисады;

• Нәрсә ул табыш һәм югалтуларсыз эшләү ноктасы? Һәм ни өчен үзмәшгульгә боларның барысын да белергә кирәк?

• Үзмәшгульнең бәя кую үзенчәлекләре;

• Үзмәшгульнең эшчәнлек алып баруга бәйле куркынычлары һәм куркынычларгы идарә итүнең гомуми стратегиясе.

Спикер: Гыйбадуллина Гүзәл – финанс буенча белем бирү программалары эксперты һәм спикеры, методолог, шулай ук аттестацияләнгән профессиональ баш хисапчы, эчке аудитор.

Үзмәшгульләр өчен белем бирү чарасы 30 сентябрь көнне 10.00 сәгатьтә Эшкуар йортында түбәндәге адрес буенча узачак: Казан ш., Петербург ур., 28. Чара онлайн-трансляция белән турыдан-туры форматта узачак. Катнашу бушлай.

Укуларда катнашу өчен үзмәшгуль сыйфатында теркәлгән булырга һәм әлеге сылтама буенча гариза бирергә кирәк:  https://fond-podderzhkikazan.timepad.ru/event/1747248/.

Үзмәшгульләр өчен мастер-класслар «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә, ул бизнесны үстерү өчен уңайлы шартлар тудыра. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондында үзмәшгульләр өчен кондитер сәнгате һәм видеомонтаж ясау буенча да укулар планлаштырылган. Барлык актуаль чаралар ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды сайтында «Чаралар» бүлегендә урнаштырылган. Вакыйгалар турында алхәбәрләр әлеге сылтама буенча: https://fpprt.ru/meropriyatiya/.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International