ТР Икътисад министрлыгы Татарстан эшкуарларына реклама кампанияләре белән ярдәм итәчәк

2021 елның 25 сентябре, шимбә

Социаль челтәрләрне алып бару, контекст аша таныту, таргет рекламасы урнаштыру, товарлар һәм хезмәтләр күрсәтү өчен визуаль чишелешләр булдыру — болар барысы да ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәгенең ярдәм итү программасы кысаларында мөмкин хәл.

Татарстан эшкуарлары үз продукцияләренең рекламасына бушлай заказ бирә ала – мондый хезмәт сентябрьдән башлап Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге тарафыннан күрсәтелә башлады. Яңа сервис «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында күрсәтелә. Әлеге хезмәт тәкъдим ителгән алты реклама хезмәтенең бер пакетын финанслауны үз эченә ала:

№ 1 пакет. КУЭ субъекты күрсәтә торган хезмәтләрне (продуктларны/товарларны) таргет рекламасы ярдәмендә таныту буенча хезмәт күрсәтү.

№ 2 пакет. Яндекс.Директ яки Google Adwords (Эзләтү һәм Медия рекламасы форматлары) аша контекст реклама ярдәмендә КУЭ субъекты күрсәтә торган хезмәтләрне (продуктларны/товарларны) таныту буенча хезмәт күрсәтү.

№ 3 пакет.  Өч биткә кадәр күп битле сайт булдыру хезмәте күрсәтү.

№ 4 пакет.  Фирма стилен һәм фирма стиленә нигезләнгән график эшләнмәләр комплексын эшләү буенча хезмәт күрсәтү.

№ 5 пакет. Дизайн-макетлар эшләү һәм промопродукция ясау буенча хезмәт күрсәтү.

№ 6 пакет.  График эшләнмәләр комплексын булдыру, дизайн эшләү һәм промопродукция ясау буенча хезмәт күрсәтү.

Гариза бирү өчен түбәндәгеләр таләп ителә:

1. ҖЧҖ җитәкчесе/шәхси эшкуар тарафыннан тутырылган һәм имзаланган һәм мөһер белән таныкланган анкета-гариза;

2. Реклама хезмәтләре күрсәтү пакетын сайлап алуга ризалык.

Документларны «Эшкуарлыкка ярдәм үзәге документлары» бүлегендә https://fpprt.ru/dokumenty/ сылтамасы буенча алырга мөмкин. 

Хезмәт Татарстан Республикасы территориясендә бер елдан артык теркәлгән һәм үз эшчәнлеген алып баручы, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектларына караган эшкуарларга күрсәтелә.

Хезмәт күрсәтү буенча гаризаларны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Минем бизнес» үзәге Казан шәһәре, Петербург ур., 28 нче йорт адресы буенча урнашкан Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге кабул итә. Шулай ук 8 (843) 524-90-90 телефоны буенча алдан консультация алырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды бизнес өчен сертификацияләү, бушлай бухгалтерия алып бару, ярминкәләрдә һәм күргәзмәләрдә катнашу, хисаплылык тапшыру, шулай ук интернет-маркетинг буенча укулар узу мөмкинлегенә бәйле киң спектрлы хезмәтләр күрсәтә. Шул ук вакытта санап үтелгән барлык хезмәтләр «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында түләүсез нигездә күрсәтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International