Татарстан эшкуарларына продукцияне бушлай сертификацияләргә ярдәм итәчәкләр

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Минем бизнес» үзәге эшкуарларга җитештерелә торган продукциянең туры килү-килмәве сертификатын алырга ярдәм итәчәк. Үзәк рөхсәт документларын, декларацияләрне яки КУЭ субъектлары өчен таныклыкларны рәсмиләштерүне финанслый. Әлеге хезмәт «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты ярдәмендә бушлай күрсәтелә.

Эшкуарлар өчен сертификатлаштыруда ярдәм итү каралган – җитештерелә торган товарны кирәкле таләпләргә туры китерергә мөмкин, бу исә продукцияне эре сәүдә челтәрләрендә сатарга мөмкинлек бирәчәк. Хәзерге вакытта, тиешле документлар алмыйча, эшкуарларга супермаркетларны җитештерелә торган товар белән тәэмин итүе катлаулы. «Минем бизнес» үзәгендә түләүсез нигездә күрсәтелә торган хезмәт эшкуарларга федераль һәм төбәк сәүдә челтәрләрендә продукция сату максатында зур мөмкинлекләр ача.

Кукмарада «ТАТАР БАЛЫ» җитештерүче эшкуар продукцияне тиешле таләпләргә туры китерүгә ярдәм итү өчен гариза биргән. Эшкуар Язил Муллахаҗиев, сатуны арттыру өчен, республиканың сәүдә челтәрләренә чыгарга кирәк, ә тиешле документлардан башка моны эшләве мөмкин түгел диярлек, дип сөйләде. «Минем бизнес» үзәге эшкуарга юкә балына ирекле сертификат алуда, техник шартлар эшләүдә, кәрәз шакмакларын һәм төрле эчлектәге бал кремнарын теркәүдә, шулай ук чикләвекле бал кремына ярашлылыкны декларацияләүдә ярдәм иткән.

Хезмәт күрсәтү өчен анкета-гариза тутырырга кирәк (https://fpprt.ru/dokumenty/ сылтамасы буенча алырга мөмкин), сертификацияләү буенча Аккредитацияләү буенча федераль хезмәттә аккредитация узган, хезмәт күрсәтү мөмкинлеге булган органнардан кимендә 3 коммерция тәкъдимен әзерләргә, гаризаның хуплануын көтәргә кирәк.

Хезмәт Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән һәм үз эшчәнлеген алып баручы, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектларына караган эшкуарларга күрсәтелә.

Хезмәт күрсәтү буенча гаризаларны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Минем бизнес» үзәге Казан шәһәре, Петербург ур., 28 нче йорт адресы буенча урнашкан Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге кабул итә. Шулай ук 8 (843) 524-90-90 телефоны буенча алдан консультация алырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды кече һәм урта эшкуарлык субъектларында сертификация, патент эзләү, бушлай бухгалтерия алып бару, реклама хезмәтләре, ярминкәләрдә һәм күргәзмәләрдә катнашуны финанслау, хисаплылык тапшыру һәм хәтта персоналны сайлап алуга бәйле, бизнес өчен киң спектрлы хезмәт күрсәтә. Шул ук вакытта санап үтелгән барлык хезмәтләр «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында түләүсез нигездә күрсәтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International