Илкүләм проект кысаларында Татарстанның үзмәшгульләре SMM буенча мастер-класста бушлай катнаша ала

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды «Минем Бизнес» төбәк үзәгендә 23 сентябрьдә интернет-маркетинг буенча үзмәшгульләр өчен укулар уздырачак. ТР Икътисад министрлыгы «SMM-2021: базарга, төп мәйданчыкларга һәм инструментларга күзәтү» дигән бушлай мастер-класска чакыра.

Татарстан Республикасында теркәлгән үзмәшгульләр саны 21 сентябрьгә 146,4 мең кешегә җиткән. Эксперимент вакытында алар 26,3 млн. артык чек формалаштырган һәм 31,7 млрд.сумнан артык табыш алган.

Спикер: Антон Астафуров – TikTok Russia операцияләре менеджеры, Нетология онлайн мәктәбендә укытучы. Мастер-класс кысаларында Антон Астафуров SMM буенча мөһим күнекмәләр белән уртаклашачак:

·        Россиядә SMM базарына күзәтү;

·         эшкуарларны алга таба күрсәтү өчен төп мәйданчыклар һәм инструментлар;

·         социаль челтәрләрдә һәм маркетплейсларда электрон коммерция.

Үзмәшгульләр өчен мастер-класс 23 сентябрьдә 10.00 сәгатьтә Эшкуар йортында, Казан шәһәре, Петербург ур., 28 адресы буенча узачак. Чара ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының YouTube-каналында трансляцияләнеп, оффлайн форматында планлаштырылган. Катнашу бушлай.

Укуларда катнашу өчен үзмәшгуль сыйфатында теркәлгән булырга һәм әлеге сылтама буенча гариза бирергә кирәк:  https://fond-podderzhkikazan.timepad.ru/event/1747299/

Үзмәшгульләр өчен мастер-класслар «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә, ул бизнесны үстерү өчен уңайлы шартлар тудыра.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондында үзмәшгульләр өчен кондитер сәнгате һәм видеомонтаж ясау буенча укулар планлаштырылган. Барлык актуаль чаралар ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды сайтында «Чаралар» бүлегендә урнаштырылган. Вакыйгалар турында алхәбәрләр әлеге сылтама буенча: https://fpprt.ru/meropriyatiya/.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International