Гарантия фонды Kazan Digital Week-2021 халыкара форумында катнаша

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

Бүген Казанда цифрлы интеллектуаль технологияләрне үстерүгә юнәлдерелгән Kazan Digital Week — 2021 халыкара форумы эшли башлады. Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә онлайн һәм офлайн форматларында уза. Форум кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Гарантия фонды белгечләре күргәзмә стендында бизнеска гарантияле ярдәм күрсәтү программаларын тәкъдир итә.

Форум 21-24 сентябрь көннәрендә төрле тематик юнәлешләр буенча эшләячәк: «Цифрлы индустрия 4.0», «Интеллектуаль транспорт системалары», «Яңа чорның киберкуркынычсызлыгы», «Экосистема - финтех», WorldSkills «Цифрлы технологияләре»  һ.б. Kazan Digital Week — 2021 форумы цифрлы интеллектуаль технологияләрне, алар нигезендә булдырылган системаларны, сервисларны һәм хезмәт күрсәтүләрне уйлап чыгаручылар һәм алардан файдаланучылар өчен юнәлдерелгән. Чара Россия Федерациясе Хөкүмәте эгидасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан уздырыла.

Форумда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан Гарантия фонды «Экосистема-финтех» категориясендә катнаша, ул бизнес-процессларны, финанс өлкәсе продуктларын һәм сервисларны яхшыртучы технологияләрне үз эченә ала. Фондның төп эшчәнлеге – кече һәм урта бизнеска заем финансларын җәлеп итүдә ярдәм итү. Кредитлар буенча поручительлек биреп, эшкуарлар зур суммада һәм тиешле залог белән тәэмин ителмичә кредитлар ала алалар. Ведомство стендында Татарстанда гамәлдә булган барлык гарантия программалары белән танышырга, шулай ук тулы консультация алырга һәм үзең өчен оптималь продукт сайларга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, ел башыннан Гарантия фонды 1,1 млрд. сумга поручительлек биргән, бу төбәк бизнесына 6 млрд.сумга якын акча җәлеп итәргә мөмкинлек биргән.

Шулай ук Фонд базасында Бердәм кредит бирү үзәге дә эшли. Аның белгечләре бизнеска отышлы кредит продуктын сайларга, документлар пакетын җыярга һәм банкларга гариза юлларга булыша. 2019 елда Бердәм кредит бирү үзәге Стратегик инициативалар агентлыгының «Смартека»  акыллы чишелешләр каталогына кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International