2021 елның 22 сентябрендә Эшкуар йортында «Экспорт форсажы» акселерация программасының потенциаль катнашучылары өчен мәгълүмати чара узачак.
Чара кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Экспортка ярдәм үзәге белгечләре «Экспорт форсажы» акселерация программасы турында сөйләячәк, әлеге программа предприятиеләрнең экспорт потенциалын тормышка ашыру һәм экспорт проектын структуралаштыруга системалы якын килүне формалаштыру – чит ил базарын сайлаудан алып оптималь логистика маршрутын исәпләп чыгаруга кадәр, хәвеф-хәтәрләрне азайтуга, чыгымнарны киметүгә юнәлдерелгән.
Мәгълүмати чарада эшкуарлар акселерация программасын эшләтеп җибәрү сроклары, аны гамәлгә ашыру шартлары һәм этаплары турында беләчәк.
Чара бушлай һәм «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. «Экспорт форсажы» программасы Россия экспорт үзәге тарафыннан ТР Икътисад министрлыгына караган Экспортка ярдәм үзәге белән берлектә эшләнгән һәм тормышка ашырыла.
«Экспорт форсажы» 6 белем бирү модуленнән һәм акселерация программасын гамәлгә ашыруның барлык этапларында мәгълүмати-консультация ярдәме күрсәтү буенча хезмәт күрсәтү комплексыннан тора, кече һәм урта бизнес предприятиеләрен экспортка тизләтелгән рәвештә чыгару курсыннан гыйбарәт.
Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 йорт, «Алафузов» аудиториясе. 10:00 сәгатьтә башлана.
Татарстан Республикасының экспорт юнәлешле предприятиеләре вәкилләрен чарада катнашырга чакырабыз.