Россия Банкы вакытны файдалы уздырып, финанс белемнәрен арттырырга чакыра, моның өчен махсус fincult.info сайты булдырылган. Сайтта экспертлар гади сүзләр белән катлаулы темаларны аңлата. Мәсәлән, анда түбәндәге сорауларга җавап табарга була:
«Грабли» бүлегендә финанс мошенниклары белән очрашкан кешеләр турында белешмәләр тупланган. Финанс культурасы редакциясе шуңа охшаш хәлләрдә үзеңне ничек тотарга, ничек итеп акча югалтмаска кирәклеге турында киңәшләр бирә.
fincult.info сайтында финанс темаларына яңалыклар һәм алхәбәрләр, видеолекцияләр, тестлар һәм уеннар, шулай ук салган акча буенча керемнәрне яисә кредит буенча айлык түләү күләмен һәм артыгы белән түләнгән акчаларны исәпләп чыгарырга булыша торган санагычлар урнаштырылган.