2021 елның 1 сентябреннән социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерциясез оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр рәвешендә грантлар бирү буенча конкурска гаризалар кабул ителә башлый.
Конкурс ике юнәлеш буенча үткәрелә: гражданнар җәмгыяте институтларын һәм гражданлык инициативаларын үстерү (6 номинация) һәм гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү шартлары тудыру (6 номинация).
Коммерциясез оешмаларның конкурста катнашуының мәҗбүри шарты – 2021 елның 1 сентябренә салымнар һәм җыемнар буенча бурычлар булмавы. Калган таләпләр белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында танышырга мөмкин https://mert.tatarstan.ru/konkurs-sonko-na-pravo-polucheniya-subsidii-iz.htm
Конкурста катнашу өчен гаризалар электрон формада «Грант конкурсы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша грантытатарстана.рф адресы буенча (https://грантытатарстана.рф) 2021 елның 30 сентябренә кадәр кабул ителә.
Һәр коммерциясез оешма гамәлгә ашырылу срогы 12 айдан артмаган проект белән бер генә гариза бирә ала.
Коммерциясез оешмалар гамәлгә ашыра торган социаль әһәмиятле проектларга 35 млн.сум бүлеп бирелгән.
Конкурска гаризалар әзерләү мәсьәләләре буенча коммерциясез оешмалар коммерциясез оешмаларны түләүсез нигездә укыту, аларга консалтинг ярдәме күрсәтү һәм алар белән эшләүче муниципальара ресурс үзәкләренә мөрәҗәгать итә ала:
- 420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Мәскәү ур., 15 йорт, 223 офис (телефон: 8 (966) 260-02-73, электрон почта: rrc.rt@yandex.ru);
- 420111, Казан шәһәре, Пушкин ур., 27, К(И)ФУ бинасы (телефон: 8 (903) 342-02-39, 8 (843) 233-74-09 яки электрон почта: Frl2803@mail.ru, adg1981@mail.ru);
3. «Вертикаль» социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар ресурс үзәге» автоном коммерциясез оешмасы:
- 423450, Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәре, Лермонтов ур., 45 (а) (телефон: 8 (917) 221-70-70, 8 (937) 575-38-35 яки электрон почта: 2217070@mail.ru, gataullina.vita@yandex.ru);
4. «Вектор» социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларның ресурс үзәге» автоном коммерциясез оешмасы:
- 422110, Татарстан Республикасы, Кукмара районы, Кукмара ш., Ленин ур., 15 йорт (8 (965) 581-45-74 телефоны буенча яки электрон почта: avi211286@yandex.ru);
5. «Бердәмлек» социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар ресурс үзәге» автоном коммерциясез оешмасы:
- 422980, Татарстан Республикасы, Чистай районы, Чистай шәһәре, К. Маркс ур., 17 йорт, 1,2 кабинет (8 (927) 244-80-52 телефоны буенча яки электрон адрес: sony-d26@mail.ru);
6. «Горизонт» социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар ресурс үзәге» автоном коммерциясез оешмасы:
- 423826, Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Зеленая ур., 19 йорт (8 (960)067-39-61 телефоны буенча яки электрон почта: oryzhova@anogorizont.ru, irina-komadorova @yandex.ru)