Дәүләт ярдәмендә катнашу, инфраструктурага керү, белем бирү чаралары һәм ташламалы аренда – барысы да республика технопаркларында Татарстанның инновацияле, фәнни яки IT-компанияләре өчен.
Ничек итеп «Идея» яки «ИТ-парк» технопаркы резиденты булырга дигән сорауга тулырак аңлатмаларны әлеге сылтама буенча алырга мөмкин: https://mert.tatarstan.ru/kak-stat-rezidentom-tehnoparka-v-respublike.htm
Технопарклар Татарстан Республикасының инновация компанияләрен урнаштыру һәм үстерү буенча күрсәтелә торган хезмәтләрнең тулы циклын тәэмин итә торган территорияләр булып тора. Мондый территорияләрнең резидентлары уңайлы эш шартларына ия була, әзер, тулысынча җиһазландырылган инфраструктура, белем бирү чараларыннан файдалану, эшкуарлыкка ярдәм итү буенча дәүләт программаларында катнашу мөмкинлеге һәм башка өстенлекләр ала.
Аңлатмаларда технопарк резидентлары өчен өстенлекләр, резидентларны сайлап алу критерияләре, шулай ук таләп ителә торган документлар турында мәгълүмат бирелгән. Моннан тыш, аңлатма буенча кирәкле белешмә һәм элемтә мәгълүматлары да урнаштырылган.