Татарстан үзмәшгульләре үсеш өчен 100 000 сумга кадәр субсидия алырга мөмкин

2021 елның 24 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге республика үзмәшгульләренә үз эшчәнлекләрен гамәлгә ашыру өчен 100 мең сум күләмендә субсидия алу мөмкинлеге бирәчәк. Субсидия алуның мәҗбүри шарты булып, бизнесны грамоталы һәм нәтиҗәле алып бару, финанс грамоталылыгы буенча белем бирү программасын үтү тора. Гаризалар җыю 31 августка кадәр дәвам итәчәк.

Татарстанда үзмәшгульлек һәм эшкуарлык активлыгын популярлаштыру максатында үз эшеңне алга җибәрү һәм үстерү өчен субсидияләр бирелә башлый. Субсидия акчалары чыгым материаллары, шул исәптән продукция җитештерү яки хезмәтләр күрсәтү өчен кирәк булган комплект һәм чимал сатып алу; җиһазлар һәм техника сатып алу; массакүләм мәгълүмат чараларында һәм «Интернет» челтәрендә күренү чыгымнары; белем бирү курслары буенча уку чыгымнары; «Интернет» челтәрендә сайтлар булдыру, яңарту, алга таба күрсәтү, техник ярдәм итү, өстәмә эшләп бетерүгә тотылачак.

Үзмәшгуль кешегә, субсидия алу өчен, РФ гражданины булырга, шәхси эшкуар булып тормаска, үзмәшгуль статусында эшчәнлек алып бару чорында үзмәшгуль статусында эшчәнлек алып барган кимендә 3000 сум күләмендә салым түләргә һәм һөнәри керемгә салым түләү буенча бурычлары булдырмаска, 2021 елда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм инфраструктурасын барлыкка китерүче оешмаларда белем алырга кирәк.

Мондый укулар ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы учреждение – ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла. Укыту үзмәшгульләр өчен бушлай булып тора. 31 августка кадәр  https://forms.gle/vgZoubeuoRgUJakU8 сылтамасы буенча гариза тапшырырга кирәк. Укулар субсидия алу өчен мәҗбүри шарт булып тора.

3 атна дәвамында катнашучылар өчен бизнесның төрле өлкәләрендәге тәҗрибәле экспертлар һәм практик-эшкуарлар катнашында 12 онлайн-дәрес узачак. Укучылар базарны анализлый, статистика мәгълүматлары белән эшләргә өйрәнә, бизнес алып баруның финанс һәм юридик үзенчәлекләренә төшенә алачак. Дәресләр махсус программа буенча онлайн форматта ябык платформада үткәреләчәк. Программа кысаларында проектны төргәкләү һәм субсидияләүгә әзерләү мөмкинлеге булачак.

Укып чыккан үзмәшгульләр Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән бизнеска ярдәм итү өчен 100 мең сумга кадәр субсидия алачак. Программаны «Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм итү һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» ДКУ гамәлгә ашыра.

Барлык сораулар буенча: 8-903-314-50-27, Марат Рәхмәтуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International