Татарстан эшкуары АКШ базарына чыга

2021 елның 20 августы, җомга

Яр Чаллының «Кобра-тюнинг» бренды белән автозапчастьләр җитештерү предприятиесе илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында ТР Икътисад министрлыгының ведомство буйсынуындагы структураларының ярдәме белән Америка Кушма Штатлары базарына чыга.

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Экспортка ярдәм үзәге автоаксессуарлар җитештерүчегә булышлык күрсәткән.

Фирма 1997 елдан бирле эшли. Экспортка ярдәм үзәге ярдәмендә «Кобра-тюнинг» компаниясенә eBay кебек халыкара сәүдә маркетплейсларында урнаштыру буенча хезмәт күрсәтелә, компания АКШ базарында ваклап сату эшчәнлеген гамәлгә ашыра.

Хәзерге вакытта компания чит илгә 200 артык товар җиткергән, аларның географиясе АКШ белән генә чикләнми, ә Австралия, Бөекбритания, Израиль, Италия, Канада, Латвия, Мальта, Нидерланд, Норвегия һәм Португалия кебек илләрне дә колачлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International