Татарстанда яшәүчеләр 25 июльгә кадәр #МЫВМЕСТЕ халыкара премиясендә катнашу өчен гариза бирә ала

2021 елның 16 июле, җомга

Татарстанда #МЫВМЕСТЕ халыкара премиясендә катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Хәзерге вакытта 85 төбәктән 15 меңгә якын гариза килгән. Әмма соңгы көнне барлык теләүчеләр дә гариза бирергә өлгермәгәнлектән, аларны кабул итүне 25 июльгә кадәр озайтканнар.

Конкурс кешеләргә ярдәм итү һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән гражданлык активлыгын һәм инициативаларын яклау максатында үткәрелә. 

#МЫВМЕСТЕ премиясе 2030 елга кадәр Россия үсешенең илкүләм максатларына ирешүгә багышланган һәм дүрт тректан тора: «Волонтерлар һәм коммерциясез оешмалар», «Бизнес», «Медиа»; We arе together («Без бергә»). 

Тректа 72 катнашучы җиңүче булачак. 14-17 яшьлек призерлар проектны үстерү өчен – 600 мең сумга кадәр, ә 18 яшьтән өлкәнрәк лауреатлар һәм оешмалар 2,5 млн сумга кадәр грантлар алачак. Шулай ук трек җиңүчеләре Мобильлек программасына да кушыла ала – Россиякүләм һәм халыкара зур вакыйгаларда катнаша алачак. 

Җиңүчеләр 5 декабрьдә «Без бергә» форумында игълан ителәчәк. #МЫВМЕСТЕ  премиясенең шартлары белән https://премия.мывместе.рф сайтында танышырга һәм катнашу өчен гариза юлларга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International