Татарстанның социаль проекты «Үзенчәлекле бәхет» бөтенроссия премиясенә лаек булган

2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе

Әстерхан өлкәсендә «Үзенчәлекле бәхет» премиясенә йомгак ясалган. Бу проект – Россиядә инвалид балаларның ата-аналарына, тәрбиягә бала алган гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән беренче премия. Премия лауреаты исеменә Татарстаннан социаль эшкуар Дәлия Гайнанова лаек булган. Ул «Ата-аналар инициативасы» номинациясендә җиңү яулаган.

10 июльдә Әстерхан филармониясендә тантаналы чара узган, анда иң яхшы ата-ана практикалары билгеләп үтелгән. Лауреатлар статуэткалар, дипломнар һәм чәчәкләр алган. Җиңүчеләр арасында Татарстан вәкиле – Дәлия Гайнанова да бар, ул «GT dress» проектын – махсус ихтыяҗлары булган балалар һәм яшүсмерләр өчен кием-салым тәкъдим иткән. Ул «Ата-аналар инициативасы» номинациясендә премия алган. Татарстаннан катнашучы – үзенчәлекле бала әнисе, шулай ук «Барысы да балалар өчен »автономияле коммерциясез хәйрия оешмасын гамәлгә куючы да булып тора.

Премия беренче тапкыр 2020 елда узды. Бер ел эчендә проект Бөтенроссия дәрәҗәсенә чыккан. Премия Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин ярдәме белән үткәрелә. Проектны оештыручылар аны Әстерхан өлкәсендә рәсми рәвештә теркәгән, 2021 елдан башлап катнашу өчен заявкалар бөтен ил буенча кабул ителгән. Быел илнең 50 төбәгеннән гаиләләр үзләренең гаризаларын җибәргән. Бүләкләү тантанасына Мәскәү, Иваново, Ростов өлкәләреннән, Ханты-Манси автономияле округыннан, Татарстан, Дагестаннан 16 номинант килгән.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Эшкуарлыкка ярдәм фонды Дәлия Гайнановага ташламалы микрофинанс, сайтны алга этәрү буенча бушлай хезмәт күрсәтү, күргәзмә чараларында катнашуны финанслау рәвешендә ярдәм күрсәтте.   

 «Шунысы куанычлы, безнең ярдәм социаль эшкуарлык проекты үсешенә этәргеч биреп, ул Татарстаннан читтә танылу тапты. Безнең бурыч – алга таба тагын да зуррак проектларга әверелә алсын өчен, кызыклы идеяләрне һәм инициативаларны яклау һәм үстерү», – дип билгеләп үтте генераль директорның беренче урынбасары – Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге җитәкчесе Линара Борһанова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International