Тула өлкәсе Татарстанның инвестиция үсеше буенча уңай тәҗрибәсен өйрәнде

2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында  Тула өлкәсендәге коллегалар белән киңәшмә узды. Онлайн-очрашу кысаларында Татарстан Республикасының инвестиция үсеше, макроикътисадый фараз, шулай ук республикада эшкуарлыкка ярдәм итү формалары турында фикер алыштылар.

Утырышта Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин, Тула өлкәсе икътисадый үсеш министры Павел Татаренко, Тула өлкәсе губернаторы ярдәмчесе Сергей Назаров, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин һ.б. катнашты.  

Очрашу барышында коллегаларга республика хакимиятләренең кече һәм урта эшкуарлык үсешенә этәргеч бирү шартлары, инфраструктура һәм җайга салу механизмнарын яхшырту инициативалары, шул исәптән, бизнеска дәүләт ярдәме чараларының төрлелеге һәм алардан һәркемнең файдалана алу мөмкинлеге турында сөйләделәр.

Шулай ук планлаштыру, мониторинг һәм төбәк белән идарә итү, бизнес, инвестицияләр белән эшләүгә якын килү, инвестиция объектлары белән эшләү, муниципаль берәмлекләр белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре дә каралды.

Тула өлкәсе вәкилләре Татарстан Республикасының инвестиция проектларына ярдәм итү буенча алып барыла торган эш, инвестиция һәм инновация инфраструктурасы объектлары белән кызыксынды. Аерым алганда, инвесторларына үсеш алган сәнәгать инфраструктурасын һәм бизнес алып баруның ташламалы шартларын тәэмин итә торган «Алабуга» махсус икътисадый зонасы турында сораштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International