Татарстанда 10 номинациядә иң яхшы яшь эшкуарларны сайлаячаклар

2021 елның 13 июле, сишәмбе

20 августка кадәр «Россиянең яшь эшкуары 2021» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабына гаризалар кабул ителә башлады. Конкурс «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә һәм яшьләр арасында эшкуарлык эшчәнлеген популярлаштыруга һәм уңышлы яшь эшкуарларны бүләкләүгә юнәлдерелгән.

16 яшьтән 35 яшькә кадәрге Татарстан эшкуарлары «Россиянең яшь эшкуары 2021» конкурсында үз проекты турында бөтен ил буенча белдерә ала.

«Ел саен, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды ярдәме белән, Татарстанда «Россиянең яшь эшкуары» конкурсының төбәк этабы үткәрелә. Быел конкурста үзмәшгуль гражданнар да катнаша ала, алар өчен аерым номинация каралган – быелгы конкурсның аерып торган үзенчәлеге шунда», – дип хәбәр итте республиканың Эшкуарлыкка ярдәм фонды директоры Айдар Салихов.

Конкурста катнашу шартлары белән https://mpr2021.ru/ сайтында танышырга һәм теркәлергә була, анкетаны тутырып, 20 августка кадәр аны molpred2021rt@mail.ru почтасына җибәрергә кирәк.

Катнашучыларны сайлап алу 10 номинация буенча узачак:

«Интернет-эшкуарлык»;

«Франчайзинг»;

«Авыл хуҗалыгы эшкуарлыгы»;

«Социаль өлкәдә эшкуарлык»;

«Җитештерү»;

«Инновацияле эшкуарлык»;

«Сәүдә»;

«Хезмәт күрсәтү өлкәсе»;

«Халыкара эшкуарлык»;

«Үзмәшгульләр».

Конкурсны Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык һәм «Россиянең яшьләр эшкуарлыгына ярдәм итү үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесе оештыра.

Төбәк этабы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан үткәрелә.

Барлык сораулар буенча әлеге номер буенча мөрәҗәгать итәргә: +7 904 670-62-81, Виктория.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International