Бүген, 26 июньдә, Россиядә Уйлап табучы һәм рационализатор көне билгеләп үтелә. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов моңа катнашы булган һәркемне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Хөрмәтле уйлап табучылар һәм рационализаторлар!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәм! Рационализаторларча фикерләү рәвешен үстерү җитди икътисадый нәтиҗә китерә, бөтен дөньяда яхшы якка таба глобаль үзгәрешләр барлыкка китерә! Сезнең бетмәс-төкәнмәс энергиягез һәм иҗади омтылышыгыз нәтиҗәсендә яңа әйберләр уйлап чыгарыла, яңа алымнар кертелә, югары технологияле производстволар оештырыла, фәнни-техник алгарышка ирешелә.
Хәзерге вакытта дәүләт фәнгә зур игътибар бирә. Вазыйфаларны сыйфатлы һәм вакытында үтәү өчен яңа идеяләргә ярдәм итәргә, инновацияләрне гамәлгә кертүгә этәргеч ясарга, санлы чишелешләрне исәпкә алып, икътисадны үстерергә кирәк.
Татарстан Республикасы һәрвакыт фән өлкәсендә алдынгылар рәтендә булды. Предприятиеләребездә яңа технологияләр кертелә, хезмәт җитештерүчәнлеге арта, халыкның тормыш-көнкүреше яхшыра.
Икътисадтагы стратегик бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән фидакарь хезмәтегез өчен сезгә хөрмәт белдерәм һәм рәхмәтемне җиткерәм.
Сезгә чын күңелдән иҗади идеяләр, ныклы сәламәтлек, республиканың имин яшәешен ныгытуга юнәлдерелгән уңай, кызыклы тәкъдимнәр телим! Новаторлык инициативаларын тормышка ашыруда уңышлар сезгә!