Министр урынбасары Динар Шакиров Татарстанның Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте белән очрашты

2021 елның 25 июне, җомга

Уйлап табучылар һәм рационализатор көне уңаеннан Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Динар Шакиров «Татарстан Республикасы Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы рәисе Асия Анилевна Проворова белән очрашты.

Җәмгыять Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының күпьеллык партнеры булып тора һәм авторларга һәм уйлап табучыларга эшләнмәләрне патентлауда, белгечләрне укытуда һәм предприятиеләрдәге яшьләр арасында уйлап табу эшен популярлаштыру чараларын үткәрүдә ярдәм итә.

Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары ярдәме белән җәмгыять техник иҗатны үстерү мәнфәгатьләрендә форумнар, слетлар, конкурслар, олимпиадалар һәм семинарлар үткәрә («Яшь уйлап табучы һәм рационализатор», «XXI гасыр Кулибиннары», Татарстан Республикасы предприятиеләрендә уйлап табу һәм рационализаторлык эшенең иң яхшы куелышына Смотр).

Очрашу барышында Асия Проворова җәмгыятьнең республика предприятиеләре белән уртак эш планнары һәм чаралары белән уртаклашты. «Татнефть», «КАМАЗ» ГАҖ, «Казаньоргсинтез» ГАҖ, «Сетевая компания» ААҖ кебек предприятиеләрнең икътисадый нәтиҗәлелеккә һәм хезмәт җитештерүчәнлегенә йогынты ясый торган рационализаторлык тәкъдимнәрен актив кертү өлешендә ирешкән уңышлары билгеләп үтелде. Җәмгыять ел саен уйлап табуларны һәм рационализаторлык тәкъдимнәрен кулланудан предприятиеләр алган экономияне исәпләп бара.

Балалар иҗатына ярдәм итү өлешендә җәмгыять тарафыннан күптән түгел мәктәп укучылары арасында үткәрелгән «XXI гасыр Кулибиннары» олимпиадасына йомгак ясалган. 24 июньдә Яр Чаллы, Зеленодольск, Азнакай, Әлки һәм башка муниципаль районнардан 3-10 сыйныф укучылары төрле номинацияләрдә җиңүче булган. Уйлап табучы көненә багышланган чара финалы 24 июнь көне ИТ-паркта узган.

Икътисад министрлыгы ягыннан Динар Шакиров уртак чаралар үткәрү һәм иҗтимагый оешманың тотрыклы эшен тәэмин итү максатында җәмгыять эшенә предприятиеләрнең күбрәк даирәсен җәлеп итү өлешендә алга таба ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.

Очрашу ахырында министр урынбасары җәмгыять коллективын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм эшләрендә уңышлар теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International