2021 елда Татарстанда бизнесменнарга үз идеяләрен тормышка ашыру өчен субсидияләр бирелә башлый. Әйтик, үзмәшгуль гражданнар — 100 мең сумга кадәр, ә социаль эшкуарлар 500 мең сумга кадәр акча ала алачак. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Акчалар «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты буенча бүлеп биреләчәк. Моннан тыш, ел башыннан Татарстан бизнесменнары 350 млн сумнан артык суммага микрозаймнар алган.
Өстәвенә, эшкуарларга ярдәм итү өчен, ТР Гарантия фондыннан 680 млн сумлык поручительлек бирелгән, ул бизнеска 4 млрд сумнан артык акча җәлеп итү мөмкинлеген биргән.
Татарстан продукциясен сату каналларын киңәйтү өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм ведомствога караган оешмалар бизнес вәкилләренә үз товарларын һәм күрсәтелә торган хезмәтләрен маркетплейсларда, шул исәптән чит илләрдә дә, теркәргә һәм шунда сатарга ярдәм итә.
Моннан тыш, Татарстанның Экспортка ярдәм үзәге бөтен дөнья буенча эшкуарлык эшчәнлеге субъектларының күргәзмәләрдә катнашуын финанслый, халыкара сертификат алуда һәм чит илләрдән сатып алучылар эзләүдә ярдәм итә.
Быел Татарстан Республикасы бизнесына ярдәм итү өчен 1,2 млрд. сум бүлеп бирелгән.
Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путин инициативасы буенча гамәлгә ашырыла. Дәүләт башлыгы алар өчен яңартылган максатларны 2020 елның 21 июлендәге 474 номерлы Указында формалаштырды.