Татарстанда социаль эшкуарлар өчен микрозайм ставкаларын ике тапкыр киметтеләр

2021 елның 21 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды социаль юнәлешле кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен «Социаль эшкуар» микрозаймы буенча ставка күләмен микрофинанслау килешүен төзү мизгеленә РФ Үзәк Банкының төп ставкасының 1/2 өлешенә кадәр киметте.

Элегрәк продукт буенча максималь ставка Россия Банкының төп ставкасына тигез иде. Финанс ярдәме «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында күрсәтелә.

Исегезгә төшерәбез, микрофинанс продукты Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан эшләнде һәм социаль проблемаларны һәм бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән бизнеска ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Микрозайм алуга агымдагы календарь елында акселерация программасын узган һәм иҗтимагый файдалы максатларга ирешүгә, шулай ук җәмгыятьнең һәм гражданнарның социаль проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне гамәлгә ашыручы социаль эшкуарлар исәп тота ала.

Моннан тыш, социаль эшкуар КУЭ субъекты сыйфатында теркәлергә һәм Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып барырга тиеш, югарыда күрсәтелгән таләпләрне үтәгәндә, займ бурычка алучыга 24 айга кадәр нигезләнгән теләсә нинди эшкуарлык максатларына 100 меңнән 5 млн сумга кадәр күләмендә бирелергә мөмкин:

Шулай ук эшкуар өчен төп бурычны 12 айга кадәр кичектереп түләү мөмкинлеге дә гамәлдә булачак. Татарстан Республикасы Гарантия фонды микрозайм суммасының 50%ына кадәр поручительлек бирергә әзер.

Микрозайм алу өчен гаризаны шулай ук «Бизнес өчен КФҮ» аша яисә республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә дә диярлек булган Эшкуарлыкка ярдәм фондының төбәк вәкилләренә дә тапшырырга мөмкин. Төбәк вәкилләре белән бәйләнешкә керү өчен кирәкле мәгълүматларны https://fpprt.ru/ сайтында «Минем бизнес» үзәге бүлегендә табарга була.

Микрозаймга заявканы шулай ук онлайн рәвештә дә – ФАСТТРЕК.РФ порталында рәсмиләштерергә мөмкин. Портал эшкуарларның ярдәм чараларыннан файдалану һәм дәүләт структуралары белән онлайн-пространствода үзара бәйләнешкә керүен гадиләштерү өчен булдырылган. Портал «бердәм тәрәзә» форматында эшли – гаризаны дистанцион рәвештә «шәхси кабинет»та кабул итү һәм үтәү барышын күзәтеп була.

8 (843) 524-90-90 телефоны аша бизнеска ярдәм итүгә кагылышлы республикада гамәлдә булган башка чаралар буенча да консультация алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International