Россия эшкуарлыгы көненә багышланган һәм ТР Икътисад министрлыгы оештырган республика бизнес-бергәлеге белән очрашуда #Мойбизнеспомогает хәйрия акциясенә старт бирелде.
#Мойбизнеспомогает акциясе кече һәм урта эшкуарлык субъектлары, региональ социаль җаваплы бизнес, хәйрия фондлары, коммерциясез оешмалар, социаль волонтерлык, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм җирле бергәлекләр хезмәттәшлегенең яңа рәвешләрен булдыру һәм хезмәттәшлек итүне оештыру максатларында эшләнгән федераль инициатива булып тора.
Акция кысаларында 1 июнь – Балаларны яклау көнендә, эшкуарлар катнашында хәйрия ярминкәләре сериясе эшләтеп җибәреләчәк. Беренче чара Казанда «KazanMall» сәүдә үзәгенең бульвар-түбәсендә, Павлюхин урамы, 91 адресы буенча узачак.
15:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр коммерция нигезендә катнашучылар ярминкә форматында үзләре җитештергән хезмәтләрне яисә продукцияне тәкъдим итәчәк. Сату нәтиҗәләре буенча, яшь эшкуарлар ирекле тәртиптә Казан балалар хосписына ярдәм итүгә ачык % бүлеп бирәчәк. Акциядә 8-17 яшьлек 20 якын яшь эшкуар катнашачак.
5 июньгә кадәр шундый ук активлык Татарстан Республикасының башка шәһәрләрендә – Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Әлмәттә дә планлаштырылган.