Бүген зур эре маркетейсларның аудиториясе аена йөзләгән миллион файдаланучы исәпләнә. Чит ил платформаларының күбесе барлык дөнья буйлап сатучыларны бик теләп терки. Татарстанның кече һәм урта компанияләре өчен бу чит илгә чыгуның менә дигән мөмкинлеге. ТР Экспортка ярдәм үзәге (алга таба –ТР ЭЯҮ) Татарстан эшкуарларына чит ил сәүдә мәйданчыкларына чыкканда ярдәм күрсәтә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Экспортка ярдәм үзәге эшкуарларга түбәндәге халыкара маркетплейсларда урнашуда ярдәм итә: eBay, Alibaba, Amazon.com, Amazon.de, Etsy, Epinduo, Direct Industry, Medical Expo, Agri Expo.
Моннан тыш, Үзәк гариза бирүчеләргә скоринг үткәрә, аның нәтиҗәсе булып, продукцияне сату базарына һәм аны урнаштыру потенциалына карап, конкрет бизнес өчен иң кулай мәйданчык сайлап алына. Скоринг эшкуарның e-commerce чит ил базарында сату нәтиҗәлелеген арттырырга, дөрес фараз һәм товар запасларына рациональ идарә итүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Шулай ук Үзәк «Минем экспорт – бер тәрәзә» платформасы ярдәмендә булачак экспортерлар белән эш оештырырга планлаштыра, ул экспорт юнәлешле КУЭ субъектларына бердәм керү ноктасы белән комплекслы ярдәм күрсәтергә булышачак. Әлеге сылтама аша узып, платформада инде хәзердән үк теркәлергә була.
Республикадагы потенциаль экспортерларның Россия экспорт үзәге сайтыннан экспорт контракты проектын сайлап алу мөмкинлеге бар. Моның өчен эшкуарга Үзәк сайтында теркәлү узарга кирәк, шуннан соң аңа контрактның типлаштырылган актуаль проектыннан файдалану мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Хезмәт бушлай күрсәтелә, товар белән тәэмин итү килешүенең алынган проекты аннары нәкъ менә эшкуар чыгара торган продукция һәм эшчәнлек өлкәсенә яраклаштырылырга мөмкин.
Әгәр дә Сез продукцияне күрсәтелгән онлайн-мәйданчыкларның берәрсендә урнаштыруда кызыксынсагыз, WhatsApp: +7(987)270-06-91 номеры, e-mail: tatexport@yandex.ru буенча яки Петербург урамы, 28 йорт, 3 кат, «Апанаев» залы адресы буенча турыдан-туры Үзәккә мөрәҗәгать итегез.