Татарстанда «Минем бизнес ярдәм итә» хәйрия акциясе башланды

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

Россия эшкуарлыгы көнендә ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан оештырылган Татарстан Президенты катнашында республика бизнес-бергәлеге белән очрашуда  #МойбизнесПомогает хәйрия акциясенә старт бирелде. 

#МойбизнесПомогает акциясе – РФ Икътисадый үсеш министрлыгы инициативасы, ул кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү инфраструктурасы, региональ социаль җаваплы бизнес, хәйрия фондлары, коммерциясез оешмалар, социаль волонтерлык, ММЧ һәм җирле берләшмәләр арасындагы багланшыларның яңа рәвешләрен һәм хезмәттәшлек итүне оештыру максатларында эшләнгән.

Бүген бизнесның социаль җаваплылыгын формалаштыру төбәкнең социаль-икътисадый үсешенең нәтиҗәлелеге һәм тотрыклылыгының мөһим факторларының берсе буларак карала. Нәкъ менә шуңа күрә корпоратив социаль җаваплылык булдыру эше системалы рәвештә алып барылырга тиеш. Хәйрия инициативасы, иреклелек эшчәнлегенә һәм аны активлаштыруга игътибар җәлеп итеп, эшкуарлык җәмәгатьчелеген социаль җаваплылык программаларына җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.

Татарстан бизнесын Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашырга чакырабыз. Ул Халыкара балаларны яклау көненә багышланган. Акция кысаларында 1 июньдә яшь эшкуарлар катнашында хәйрия ярминкәләре сериясе узачак, алар җитештергән продукцияне сатудан алынган процент Казан балалар хосписына ярдәм итүгә юнәлдереләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International