Бүген республика территориясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара табигать саклау акциясе узды. Чара барышында агачлар утыртылды. Акцияне оештыручылар – «Экология» илкүләм проекты кысаларында, РФ Табигать ресурслары министрлыгы һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәмендә, «Җиңү волонтерлары» һәм Җиңү полководецларын искә алу фонды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре Акинская Аланы торак пункты янында Биектау муниципаль районы территориясендә ылыслы токым үсентеләре утыртуда актив катнашты.
«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе совет халкының тарихи хәтерен һәм батырлыгын саклап калу өчен аерым әһәмияткә ия, аның идеясе – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган кешеләр истәлегенә бөтен ил буйлап 27 миллион агач утырту. Бу көнне Татарстанда ватан өчен һәлак булган туганнары истәлегенә һәр кеше агач утырта алды. Фронттан кайтмаган республика халкы истәлегенә 350 мең үсенте утырту планлаштырыла.