Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектына 2,5 млрд. сум юнәлдереләчәк

2021 елның 30 апреле, җомга

2021 елда республикада «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында 7 төбәк проекты гамәлгә ашырыла, аерым алганда «Балаларга медицина ярдәме күрсәтүнең заманча инфраструктурасын оештыруны да кертеп, балалар өчен сәламәтлек саклауны үстерү» – 1,1 млрд.сум, «Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш» – 507 млн. сум, «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» – 365 млн. сум, «Онкология авырулары белән көрәш» – 317 млн. сум, «Сәламәтлек саклауның бердәм дәүләт мәгълүмат системасы (ЕГИСЗ) нигезендә сәламәтлек саклауда бердәм цифрлы контур оештыру» – 133 млн.сум, «Сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» –115 млн.сум, «Медицина хезмәтләре күрсәтү экспортын үстерү».

Шулай итеп, «Балаларга медицина ярдәме күрсәтүнең заманча инфраструктурасын оештыруны да кертеп, балалар өчен сәламәтлек саклауны үстерү» төбәк проекты кысаларында агымдагы елда Казан шәһәрендә Балалар онкологиясе һәм гематология үзәге файдалануга тапшырылачак, хәзерге вакытта үзәкне төзү һәм җиһазлау буенча соңгы эшләр алып барыла.

«Онкология авырулары белән көрәш» төбәк проекты кысаларында Республика клиник онкология диспансеры өчен онкологик авырулар белән авыручылар өчен махсус диагностика җиһазлары сатып алыначак.

«Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш» төбәк проекты кысаларында төбәкләрдә кан тамырлары үзәкләре һәм беренчел кан тамырлары бүлекләре өчен диагностика җиһазлары сатып алыначак. Аерым алганда, җиһазларны түбәндәгеләр алачак:

- «Төбәкара клиника-диагностика үзәге» ДАССУ

- «Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсе» ДАССУ

- «Буа РҮХ» ДАССУ

- «Зеленодольск РҮХ» ДАССУ

- «Алабуга РҮХ» ДАССУ

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International