Росреестрның Татарстандагы идарәсе эшкуарларга бизнес өчен хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән сораштыру башлап җибәргән

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына уңай шартлар тудыру максатында, Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе бизнес вәкилләре өчен сораштыру башлап җибәрә. Идарәнең rosreestr.tatarstan.ru сайтында, КУЭ вәкилләре өчен сораштыру бүлегендә 2021 елның 6 маена кадәр күчемсез милеккә хокукларны рәсмиләштерү процедурасын яхшырту буенча тәкъдимнәр кертергә мөмкин һәм үз фикереңне калдырырга була.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова:

«Хөрмәтле кече һәм урта бизнес вәкилләре, Росреестрның Татарстан идарәсе эшкуарлыкка ярдәм чараларына аерым игътибар бирә. Эшкуар буларак сезнең фикерегез безгә бу категориядәге мөрәҗәгать итүчеләрдән иң еш алына торган сорауларны билгеләргә, шулай ук Росреестрның Татарстандагы идарәсендә күрсәтелә торган актуаль чаралардан канәгать булу дәрәҗәсен бәяләргә ярдәм итәчәк. Берничә сорауга җавап биреп, сез күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын арттырырга ярдәм итәчәксез.

Белешмә өчен

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында инвестиция климатын яхшырту һәм уңайлы эшлекле мохит булдыру өчен Росреестрның Татарстандагы идарәсе бизнеска ярдәм итү чараларын актив гамәлгә ашыра: КУЭ субъектлары белән оператив хезмәттәшлек итү өчен инвестиция проектлары буенча күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу бүлеге булдырылды, күчемсез мөлкәткә хокукларны һәм аның белән алыш-бирешләрне теркәү сроклары 9 эш көненнән 5 көнгә кадәр кыскартылды,  MSP@rosreestr.org махсус электрон адресы булдырылды, анда тәкъдимнәрне дә, кисәтүләрне җибәрергә мөмкин, шулай ук сораулар һәм бәхәсле хәлләр килеп туган очракта кайнар линия телефоны эшли: 8(843)255-24-20.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International