Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы конкуренцияне үстерү буенча семинарда катнашачак

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

7-8 апрельдә Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте Казанда урнашкан уку үзәгендә Россия Федерациясе субъектларында конкуренцияне үстерү буенча семинар оештыра.

Турыдан-туры катнашу өчен Россиянең барлык төбәкләре чакырылган. Ике көнлек программада катнашучылар дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләрне реформалаштыру, башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары тарафыннан монополиягә каршы комплексны гамәлгә кертү һәм эшләтү тәҗрибәсе белән уртаклашачак, шулай ук төбәкләрдә Конкуренцияне үстерү стандартын кертү тәҗрибәсен караячаклар.

Лекторлар сыйфатында Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Хокук идарәсе җитәкчесе Артем Молчанов, Контроль-финанс идарәсе җитәкчесе Владимир Мишелович, төбәкләрдәге идарәләрнең җитәкчеләре чыгыш ясаячак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International