Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты буенча ачык консультацияләр башланды

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Санитар-саклык зоналары турында нигезләмә раслау һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларының үз көчләрен югалтуын тану хакында»гы карары проекты буенча гавами консультацияләр үткәрә.

Мөнәсәбәтләрдә мәнфәгатьле барлык катнашучыларны әлеге проект белән монда танышырга чакырабыз.

Проектта бизнес өчен кирәгеннән артык административ һәм башка чикләүләр һәм вазыйфалар кертә торган нигезләмәләр, шулай ук эшкуарлык субъектларының нигезсез чыгымнарына китерә торган нигезләмәләр булган очракта, үз искәрмәләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайга салу йогынтысын бәяләү секторына  AV.Ponomareva@tatar.ru электрон адресы буенча юллавыгыз сорала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International