Ел башыннан бирле ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган микрофинанс программалары буенча республика бизнесы 223 миллиард сумнан артык кредит акчалары җәлеп иткән.
Элеккечә, Татарстан эшкуарлары арасында иң популяры булып «Перезагрузка» микрозаймы кала. Программа икътисадның реаль секторында эшләүче барлык КУЭ категорияләренә кредит алу мөмкинлеген күздә тота, һәм заемчылар тарафыннан нигезләнгән теләсә нинди максатларга бирелә.
«Һөнәри керемгә салым» түләүчеләрнең эшчәнлегенә ярдәм итү өчен республикада «Үзмәшгульләр» микрозаймы эшли. Займ шәхси эшкуар булып тормаган һәм махсус салым режимын куллана торган физик затлар өчен.
Агымдагы елда Эшкуарлыкка ярдәм фонды 2 яңа – «Экспортер» һәм «Социаль эшкуар» микрофинанс продуктларын эшләтеп җибәрде. Беренчесе КУЭның экспорт юнәлешле субъектларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән һәм республика КУЭ субъектларына үзләре җитештергән продукцияне сату өчен яңа базарлар табарга мөмкинлек бирәчәк. «Социаль эшкуар» микрозаймы социаль проблемаларны һәм бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән бизнеска ярдәм итү өчен эшли.
Бүгенге көндә Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан ташламалы микрофинанс алуга бизнестан 151 гариза хупланган. Кредит гаризаларының төп күләме «Перезагрузка» программасына туры килә.
Микрозайм алу өчен гаризаны шулай ук «Бизнес өчен КФҮ» аша яисә республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә дә диярлек булган Эшкуарлыкка ярдәм фондының төбәк вәкилләренә дә тапшырырга мөмкин. Төбәк вәкилләре белән бәйләнешкә керү өчен кирәкле мәгълүматларны https://fpprt.ru/ сайтында «Минем бизнес» үзәге бүлегендә табарга була.
Микрозаймга заявканы шулай ук онлайн рәвештә дә – ФАСТТРЕК.РФ порталында рәсмиләштерергә мөмкин. Портал эшкуарларның ярдәм чараларыннан файдалану һәм дәүләт структуралары белән онлайн-пространствода үзара бәйләнешкә керүен гадиләштерү өчен булдырылган. Портал «бердәм тәрәзә» форматында эшли – гаризаны дистанцион рәвештә «шәхси кабинет»та кабул итү һәм үтәү барышын күзәтеп була.
8 (843) 524-90-90 телефоны аша бизнеска ярдәм итүгә кагылышлы республикада гамәлдә булган барлык чаралар буенча да консультация алырга мөмкин.