Татарстанның экспорт юнәлешле эшкуарларына ташламалы финанс ярдәме күрсәтеләчәк

2021 елның 16 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды Татарстан экспортерларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән яңа ташламалы микрофинанс продуктына гаризалар кабул итә башлавы турында игълан итте. Елына 0,1% башланган ташламалы ставка буенча микрозайм республика эшкуарларына үзләре җитештергән продукцияне сату өчен яңа базарлар табарга мөмкинлек бирәчәк.

Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары турындагы указ белән ил Президенты тарафыннан 2030 елга чимал булмаган энергетика товарларын реаль экспортлауның 2020 ел дәрәҗәсенә карата 70 процентка этаплап үсешенә ирешү бурычы куелды. Җыелма экспорт үсешенә шулай ук кече һәм урта предприятиеләрдән булган яңа фирмаларның тышкы базарларга чыгуы да турыдан-туры йогынты ясый. Һәм монда, аларның чыгымнарын киметү өчен, нәкъ менә эшкуарларның әлеге категориясенә ярдәм күрсәтү аеруча мөһим. 

Бу максатта Татарстанда «Экспортер» микрофинанс продуктына старт бирелде. Әлеге чара «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Программа шартлары нигезендә, елына 0,1% башлап микрозайм килешүен төзү датасына РФ Үзәк банкы билгеләгән төп ставкага кадәрле процент ставкасы белән 24 айга кадәрле срокка 300 мең сумнан 5 млн. сумга кадәр займны Экспортка ярдәм үзәгеннән быел консультация ярдәмен алган яки чит илләрдән партнер эзләү һәм/яки продукцияне сертификатлау хезмәтеннән файдаланган Татарстан экспортерлары файдалана ала. Моннан тыш, экспорт юнәлешле эшкуар КУЭ субъекты сыйфатында теркәлергә һәм Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып барырга, шулай ук Экспортка ярдәм үзәге ярдәмендә 2021 елда экспорт контракты төзергә тиеш. 

Югарыда билгеләнгән таләпләрне үтәгәндә, займчы түбәндәге шартлар буенча нигезләнгән эшкуарлык максатларына микрозайм алырга мөмкин:

- контрактлар суммасы АКШ доллары белән 1 000 000 башланган очракта – елына 0,1% белән;

- контрактлар суммасы АКШ доллары белән 5 00 000 башлап 999 000 кадәр булган очракта – елына 1% белән;

- контрактлар суммасы АКШ доллары белән 1 00 000 башлап 499000 булган очракта – микрозайм килешүен төзү датасына РФ Үзәк банкы билгеләгән төп ставканың ½ күләмендә;

- контрактларның суммасы АКШ доллары белән 10 000 башлап 99000 кадәр булган очракта – микрозайм төзелгән датага РФ Үзәк банкы билгеләгән төп ставка буенча. 

Шулай ук эшкуар өчен төп бурычны 6 айга кадәр кичектереп түләү мөмкинлеге дә гамәлдә булачак. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Гарантия фонды микрозайм суммасының 50%ына кадәр поручительлек бирә.

Микрозаймга гаризалар ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фондында кабул ителә. Гаризаны шулай ук онлайн ФАСТТРЕК.РФ порталы аша яки «Бизнес өчен КФҮ» аша яисә республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә диярлек булган Эшкуарлыкка ярдәм фондының төбәк вәкилләренә мөрәҗәгать итеп тапшырырга мөмкин. Төбәк вәкилләре белән бәйләнешкә керү өчен кирәкле мәгълүматларны https://fpprt.ru/ сайтында «Минем бизнес» үзәге бүлегендә табарга була.

 8 (843) 524-90-90 телефоны аша бизнеска ярдәм итүгә кагылышлы республикада гамәлдә булган башка чаралар буенча да консультация алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International