Татарстан эшкуарларын һәм үзмәшгульлеген бушлай нигездә сатып алуга өйрәтәчәкләр

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

ТР Икътисад министрлыгы, «КУЭ корпорациясе» АҖ белән берлектә, 16 мартта Татарстан бизнесы һәм үзмәшгульләре өчен сатып алу инструментына өйрәтү буенча бушлай семинар үткәрәчәк.

Семинар үзмәшгуль гражданнар һәм КУЭ субъектлары өчен дә, сатып алуларда катнашкан кешеләр өчен дә файдалы булачак. Үзмәшгуль гражданнар һәм бизнес вәкилләре 223-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә сатып алулар системасында эшләү үзенчәлекләренә төшенә алачак. Семинарда шулай ук ярдәм итүнең төрле финанс инструментларыннан файдалану мөмкинлекләре дә ачылачак.

Семинарда «Автодор» дәүләт компаниясе, «Сбербанк» ГАҖ, «Россия тимер юллары» ААҖ, «Аэрофлот» ГАҖ, «Транснефть» ГАҖ, «Росатом» дәүләт корпорациясе һәм башкалар катнашачак.

Чара онлайн-режимда узачак, 10:00 сәгатьтә башланыр дип планлаштырылган

Теркәлү һәм семинар үтү өчен электрон адрес: https://email.etpgpb.ru/landing/marketing-d2f89.

 

Исегезгә төшерик, ТР Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасының унҗиде эре заказчысының сатып алу планнары проектларының туры килү-килмәвен бәяләү өчен Татарстан Республикасында вәкаләтле орган булып тора, әлеге заказчылар исемлеге Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 19 апрелендәге 717-р номерлы күрсәтмәсе белән расланган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International