2021 елның 12 мартында «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең Төбәк сәяси советы президиумы утырышында мәгълүматлаштыруга һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм итү мәсьәләләре буенча «Татарстанның илкүләм проектлары-2020» республика фотоконкурсына йомгак ясалды һәм җиңүчеләр бүләкләнде.
Фотоконкурс 2019 елдан бирле республика халкының игътибарын илкүләм проектларны тормышка ашыру мәсьәләләренә җәлеп итү һәм Татарстанда аларны гамәлгә ашыру барышы турында халыкка мәгълүмат бирү максатында үткәрелә.
2020 елда конкурска Татарстан республикасының 45 муниципаль берәмлегеннән 11 илкүләм проект буенча 2200дән артык материал тәкъдим ителгән. Конкурста гаиләләр, укытучылар, студентлар, районнарның башкарма комитетлары, матбугат хезмәтләре һәм партиянең җирле бүлекләре катнашкан.
Бүләкләү тантанасында «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты, ул 7 номинациядә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. «Илкүләм проектларны иң яхшы яктырткан өчен» Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен җаваплы тармак министрлыкларыннан бүләкләр тапшырылды.
«Илкүләм проектларны иң яхшы яктырткан өчен» конкурсының гран-при номинациясендә Азнакай, Зеленодольск, Мамадыш, Түбән Кама, Тәтеш, Тукай районнары һәм Казан шәһәре җиңү яулаган.
Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов исеменнән «Илкүләм проектлар: Татарстан-2020» республика фотоконкурсы кысаларында «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын иң яхшы яктырткан өчен Саба муниципаль районы Башкарма комитетына рәхмәт белдерде.
Исегезгә төшерәбез, фотоконкурсны оештыручылар – «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Төбәк сәяси советы президиумы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, төбәктәге проект офислары, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе.