Узган атнада Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы мәйданчыгында ВКС режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры М.Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем утырышы узды.
Көн тәртибенә күчкәнче, Премьер-министр урынбасары – икътисад министры билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 27 февралендәге 497-р номерлы күрсәтмәсе белән Россиядә куллану товарларына һәм күрсәтелә торган хезмәтләргә даими мониторинг кертелә.
Яңа корал базардагы вәзгыятькә системалы анализ ясарга, әһәмиятле продукциянең кыйммәтләнүен фаразларга һәм бәяләр үсешен тоткарларга мөмкинлек бирәчәк.
Бәяләр динамикасын мониторинглау һәм бәяләү белән Икътисадый үсеш министрлыгы, Росстат һәм Монополиягә каршы федераль хезмәт белән берлектә, шөгыльләнәчәк. Инфляциядән шактый арттырып, бәяләрнең тизләтелгән үсүенә китергән тенденция ачыкланган очракта, яки сизелерлек дәрәҗәдә кыйммәтләнү куркынычы янаган очракта, мәгълүмат, Россия Федерациясе Хөкүмәтенә мөмкин булган икътисадый йогынты чаралары буенча тәкъдимнәр кертү өчен, профильле министрлыкларга һәм ведомстволарга җибәреләчәк.
Имзаланган боерыкта, кулланучы бәяләре артуның сәбәпләрен анализлау һәм кулланучы товарлары һәм күрсәтелә торган хезмәтләр базарларының баланслы булуын тәэмин итүгә юнәлдерелгән икътисадый җайга салу чараларын эшләү максатларында, министрлыклар һәм ведомстволар өчен алар җаваплы булачак товарлар һәм күрсәтелә торган хезмәтләр төркемнәре беркетелгән.
Моннан тыш, 2021 елның 9 мартыннан банклар «ФОТ 3.0» программасы буенча бизнеска һәм социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга ташламалы кредит бирү өчен гаризалар кабул итә башлаган. Икътисад министрлыгы тарафыннан эшләнгән «ФОТ 3.0» программасында республика предприятиеләре һәм оешмаларының катнашуына мониторинг формасы республика муниципалитетлары адресына җибәрелгән. Эшкуарларның билгеләнгән формадагы яңа ярдәм инструментында катнашуына мониторинг атна саен уздырылачак.
Шулай ук эшче төркем утырышы кысаларында Спас муниципаль районының икътисад үсешен тәэмин итү һәм тармак министрлыкларының Спас муниципаль районының үсеш резервлары турында докладлары тыңланды.