Хөрмәтле геодезия һәм картография хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Сезнең төгәл һәм җентекле эшчәнлек нәтиҗәләре – югары һөнәри осталык, игътибарлылык һәм оперативлык таләп итә торган зур хезмәт.
Республиканың геодезия, картография, җир төзелеше һәм кадастр оешмалары хезмәткәрләре – аларның хезмәт нәтиҗәләреннән башка илнең территориаль үсеше, аның транспорт инфраструктурасы, логистика, төзелеш, икътисадый һәм социаль үсеш өлкәләрендәге бурычлар үтәлешен күз алдына да китереп булмый торган кирәкле белгечләр.
Сезнең аркада без табигый ресурсларны нәтиҗәле кулланабыз, социаль әһәмиятле проектларны уңышлы гына гамәлгә ашырабыз, шулай итеп, уртак максатыбыз – татарстанлыларның тормыш сыйфатын күтәрүгә ышанычлы рәвештә алга барабыз.
Ихлас күңелдән һөнәри үсеш һәм яңа казанышлар, барлык билгеләнгән планнарны тормышка ашыруыгызны, Сезгә һәм туганнарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телим!