Татарстанның музыка мәктәпләре илкүләм проект буенча 106 млн сумлык музыка коралы алган

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

«Мәдәният» илкүләм проекты хисабына Чаллы курчак театры тулысынча төзекләндерелгән.

 

2020 елда «Мәдәният» илкүләм проекты ярдәмендә Татарстанда 14 музыка мәктәбе 106 млн.сумнан артык бәягә уен кораллары һәм җиһазлар алган, Чаллы курчак театры ремонтланган, республика районнарында сигез авыл мәдәният йорты төзелгән. 

 

Моннан тыш, 2020 елда илкүләм проектлар буенча гомуми белем бирү һәм спорт мәктәпләре, медицина учреждениеләре һәм урманчылыклар өчен җиһазлар сатып алынган. Шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәм чаралары һәм социаль түләүләр бирү буенча чаралар да үткәргән һәм гражданнарны укытуга акча юнәлдергән. 

 

Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре белән тулырак итеп «Татар-информ» МА әзерләгән роликта танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International