Бүген Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновация үсеше һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары А.Г. Когогина рәислегендә «Моношәһәрләргә карата дәүләт сәясәтен «яңадан башлап җибәрү» торышы һәм перспективалары турында»гы темага Моношәһәрләрне тотрыклы үстерү буенча экспертлар советы утырышы узды.
Утырышта Россия Федерациясе Дәүләт Думасы, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, КУЭ корпорациясе, Сәнәгатьне үстерү фонды, шулай ук Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең башкарма органнары һәм монопрофильле муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашты.
Утырышта катнашучылар моношәһәрләр үсеше проблемалары турында фикер алышты, аларның сәнәгать инфраструктурасын үстерүгә дәүләт ярдәменең яңа чараларын карады, алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре үсешенә йомгак ясады.
Шулай ук моношәһәрләрдә КУЭ субъектларына финанс ярдәме күрсәтүгә йомгак ясалды. 2016 елдан 2020 елга кадәр Яр Чаллы моношәһәре 8,9 млрд.сум күләмендә ярдәм алган (хупланган проектларның 81%), ә Алабуга моношәһәре – 3,1 млрд. сум (хупланган проектларның 82%).
2020 елда эре заказчылар белән килешүләр төзегән КУЭ субъектлары теркәлгән моношәһәрләр арасында Яр Чаллы шәһәре (7,27 млрд.сум), ә иң эре заказчылар оешмалары арасында – «Алабуга Девелопмент» ҖЧҖ (1,86 млрд. сум) билгеләнде.
Моннан тыш, 2015-2020 елларда Сәнәгатьне үстерү фондына ярдәм итү линиясе буенча Татарстан хупланган проектлар саны (26 проект) буенча, Свердловск өлкәсе (12 проект), Түбән Новгород өлкәсе (11 проект), Ставрополь крае (8 проект), Удмуртия Республикасы һәм Ивановск өлкәсе (6шар проект) белән беррәттән, төбәкләр бишлегенә кергән.
Шулай ук КУЭ бизнес-навигаторы порталының эш нәтиҗәләре дә тәкъдим ителде. Әлеге сервистан файдалану буенча 25 моношәһәр-лидер арасында иң зур активлык Яр Чаллы һәм Түбән Кама моношәһәрләрендә (КУЭ субъектлары арасыннан 7829 һәм 1696 катнашучы) булуы билгеләнде.