Яр Чаллыда туңдырма җитештерүче Моношәһәрләрне үстерү фондыннан процентсыз займ алачак

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

Россиядә иң эре туңдырма җитештерүче «Челны Холод» Моношәһәрләрне үстерү фондыннан җитештерү егәрлекләрен арттыруга 250 млн.сум күләмендә процентсыз займ алачак.

Моношәһәрләрне үстерү фонды туңдырма цехының җитештерү куәтләрен арттыруга Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәре компаниясенә процентсыз займ бирәчәк. Займ суммасы 250 млн. сум тәшкил итәчәк. Әлеге килешүне РФ икътисадый үсеш министры урынбасары, Моношәһәрләрне үстерү фонды генераль директоры Ирина Макиева һәм «Челны Холод» ААҖ финанс директоры Владимир Фролов имзалаган.

Нәтиҗәдә, төбәктә бердәнбер заманча югары технологияле туңдырма производствосы эшләтеп җибәреләчәк. Фонд акчалары хисабына туңдырманы фасовкалау һәм төргәкләү өчен җиһазлар, вафель стаканчыклары һәм рожоклар сатып алыначак. Инвестиция проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча 20дән артык эш урыны булдырылачак, моношәһәргә 1 млрд.сумнан артык инвестицияләр җәлеп ителәчәк.

«Челны Холод» Россиянең иң эре туңдырма җитештерүчеләрнең берсе, аның ассортименты 130 атамадан артып китә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International