Бүген «Яр Чаллы», «Түбән Кама», «Зеленодольск» һәм «Чистай» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре эшчәнлеген гамәлгә ашыру турында килешүләр төзүгә гаризаларны карау буенча комиссия утырышында 10 инвестиция проекты хупланды. Чара, гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды. Комиссия утырышында шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.
Яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыру һәм гамәлгә ашырыла торган проектларны үзгәртү Татарстанның алгарышлы социаль икътисадый үсеш территорияләрендә эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзүгә гаризаларны карау комиссиясенең бүгенге утырышында хупланды.
Каралган проектларның җидесе – өр-яңа, алар Зеленодольск, Түбән Кама һәм Чистай алгарышлы социаль икътисадый үсеш территорияләрендә гамәлгә ашырылачак.
«Зеленодольск» алгарышлы социаль икътисадый үсеш территориясендә «Свияжск-зернопродукт» ҖЧҖ компаниясе 1.7 млрд сумлык элеваторны торгызачак. Ашлык саклагычын төзү 86 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Проектны Свияжск мультимодаль бүлү үзәге территориясендә тормышка ашыру планлаштырыла. «Зеленодольск» сәнәгать мәйданчыгында, шулай ук, җөйләрне һәм детальләрне ультратавышлы беркетү технологиясен кулланып, пациентны һәм медицина персоналын яклау өчен бер тапкыр кулланыла торган кием-салым да җитештерелә башлаячак. 276,4 млн сумлык проектны «Дарпикс» ҖЧҖ компаниясе тормышка ашыра, бу өстәмә рәвештә 154 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Чистайда берьюлы дүрт яңа производство эшли башлаячак. Аерым алганда, «Чистай-селект» ҖЧҖ шулай ук яңа элеватор төзиячәк. Проектның бәясе 368,0 млн. сумга бәяләнә, проектны гамәлгә ашыру буенча 41 эш урыны булдырылачак. «Авис» ҖЧҖ компаниясе «Ансат» вертолетларын, МИ-8 сериясе вертолетларын җылыту системасын, авиация өчен комплектлау әйберләрен җитештерүне оештырырга планлаштыра. Проектның бәясе 28,9 млн. сумга бәяләнә, 30 эш урыны булдырылачак. «Чистай балык компаниясе» ҖЧҖ, өстәмә рәвештә 10 эш урыны булдырып, 4,1 млн сумлык ысланган балык җитештерү эшчәнлеген башлап җибәрәчәк. Карабодай һәм борчак эшкәртү эшчәнлеген «Чистай Зернопродукт» ҖЧҖ оештырачак. Проектның бәясе 5,2 млн. сум тәшкил итә, ә аны тормышка ашырган очракта өстәмә рәвештә 10 эш урыны булдырылачак.
«Түбән Кама» алгарышлы социаль икътисадый үсеш территориясендә ЛТИ-162.5 интеграль тракторына комплектлау һәм запас частьләр җитештереләчәк. «НКТ» ҖЧҖ компаниясе эшчәнлеген башлап җибәрү 83,4 млн.сум дип бәяләнә, бу 30 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, утырышта «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турында элек төзелгән килешүләргә үзгәрешләр кертү өчен 3 гариза каралды. «ЗБУ «Автократ» ҖЧҖ компаниясе тарафыннан БАРС скважиналарын һәм аларга комплектлау җайланмаларын ремонтлау өчен бораулау агрегатлары җитештерүне киңәйтү, шулай ук булдырылган эш урыннары санын 134 тән 352 берәмлеккә кадәр арттыру планлаштырыла. «Камский Настил» ҖЧҖ шулай ук проект бәясен һәм булдырылган эш урыннары санын 2 тапкырга – 56 дан 131 берәмлеккә кадәр арттырган. «Химресурс» фәнни-җитештерү корпорациясе» ҖЧҖ, киресенчә, эш урыннарының планлы санын 31 дән 26 берәмлеккә кадәр киметкән һәм проект бәясенә үзгәреш керткән.