Мидхәт Шаһиәхмәтов Осиновода универсаль спорт залы ачылышында катнашты

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

Бүген Зеленодольск районының Осиново авылында универсаль спорт залын ачу тантанасы булды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә буенча берьюлы берничә спорт объектын ачты. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.

Спорт залын төзү проекты 2020 елның апреленнән ноябренә кадәр гамәлгә ашырылган. Бинаның гомуми мәйданы 1432 кв.метр тәшкил итә, ул күнегүләр һәм баскетбол, волейбол һәм мини-футбол буенча җирле дәрәҗәдәге ярышлар өчен билгеләнгән универсаль спорт залын, тренажер залын үз эченә ала.  

Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, республика Хөкүмәте халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм уңай шартлар тудыруга зур игътибар бирә. Ул спорт залы авыл халкы өчен бик кирәкле булыр, дигән ышаныч белдерде.

Тантаналы ачылышта шулай ук Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев та катнашты. Ул ассызыклаганча, Осиновога мондый объект бик тә кирәк булган һәм Рөстәм Миңнехановка, республика җитәкчелегенә спорт корылмаларын төзү программасын гамәлгә ашырган өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук ул халыкны спорт белән актив шөгыльләнергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм югары нәтиҗәләргә ирешергә өндәде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International