Татарстанлылар илкүләм үсеш максатларына багышланган сораштыруны узарга чакырыла

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитик үзәк тарафыннан халык арасында «Илкүләм үсеш максатларына ирешү юллары» темасына сораштыру үткәрелә.

Респондентларга хәзерге вакытта алар өчен нинди чаралар кирәклеген сайларга тәкъдим ителә. Тормыш эшчәнлегенең төп өлкәләре буларак мәгариф, фән һәм мәдәният, социаль өлкә, шәһәр мохите һәм экология, хезмәт һәм эшкуарлык өлкәсе, цифрлы технологияләр карала.

Сораштыру http://polls.ac.gov.ru/poll/110 сайтында уза.

Ул аноним булып тора, бары тик җенесне, яшьне һәм шөгыль төрен күрсәтергә кирәк. Барлык алынган мәгълүматлар агрегацияләнгән рәвештә кулланыла.

 

Сораштыру халык арасында иң кирәкле социаль-икътисадый сәясәт юнәлешләрен билгеләүгә юнәлдерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International