Татарстан эшкуарлары Гарантия фонды йөкләмәсе буенча 7 млрд. сумнан артык акча җәлеп иткән

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Агымдагы ел башыннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге белән Татарстан эшкуарлары 7,2 млрд. сум кредит акчасы җәлеп иткән. 

Бүгенге көндә Татарстан Гарантия фонды тарафыннан 1,5 млрд. сумлык 300 артык поручительство бирелгән, бу республика эшкуарларына поручительлек суммасының 0,5-1%ына кадәр минималь бүләкләү суммасы белән заем финанславын алырга мөмкинлек биргән.

Исегезгә төшерәбез, Фонд эшчәнлегенең предметы – кече һәм урта эшкуарлык субъектларының һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасын барлыкка китерүче оешмаларның, Фонд партнерлары бәяләмәсе буенча тотрыклы финанс хәле булган, ләкин кредит алу өчен җитәрлек дәрәҗәдә залог тәэминатына ия кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү.

Фонд тарафыннан 43 банк, 4 лизинг компаниясе, 1 микрофинанс оешмасы, «Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды» коммерциясез оешмасы, Сәнәгатьне үстерү фонды һәм Моношәһәрләрне үстерү фонды белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзелгән (Фонд партнерларының тулы исемлеге www.garfodrt.ru сайтында).

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Гарантия фонды кайбер республика микрофинанс программаларын, аерым алганда, «Үзмәшгульләр» микрозаймын тәэмин итүче булып тора – Фонд елына 0,5% белән микрозайм суммасының 50%ына кадәр поручительлек бирә.

Финанслау максатларына килгәндә, эшкуарлар еш кына Фондка әйләнештәге акчаларны тулыландыру, инвестиция эшчәнлеге, рефинанслау, контрактларны үтәү, гамәлдәге кредитларны реструктуризацияләү өчен поручительлек сорап мөрәҗәгать итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International