«Россиядә эшләнгән» халыкара экспорт форумында катнашырга чакырабыз

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

Ә сез 9 декабрьдә узачак «Россиядә эшләнгән» халыкара экспорт форумында катнашу өчен гариза бирергә өлгердегезме?

 

 Эш программасында:

 - 6 тематик түгәрәк өстәл 

 -Дәүләтнең беренче затлары катнашында пленар сессия

 - илнең иң яхшы экспортерларын бүләкләү тантанасы.

 

Форум кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте әгъзалары, шулай ук Россия һәм халыкара экспертлары белән экспортерларның актуаль проблемалары буенча фикер алышу булачак. Форумда катнашучыларга экспорт эшчәнлеген үстерү өчен яңа бизнес-чишелешләр, шулай ук «Бер тәрәзә» мәгълүмат системасы тәкъдим ителәчәк. Форум мәйданчыгында экспорт эшчәнлеген оештыру һәм чит илләрдә потенциаль сатып алучыларны эзләү буенча мастер-класслар оештырылачак.

 

 Кушылыгыз: forum.exportcenter.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International