Икътисад министрлыгы татарстанлыларга җирле үзидарә органнары эшен бәяләргә тәкъдим итә

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

Татарстан халкын җирле үзидарә органнары, шулай ук халыкка хезмәт күрсәтүче учреждениеләр эшенең нәтиҗәлелеген бәяләүгә багышланган онлайн-сораштыруда катнашырга чакырабыз. Чара һәр елны 31 декабрьгә кадәр үткәрелә. 

Сораштырулар аноним, һәм аның нәтиҗәләре бары тик халыкка хезмәт күрсәтүче җирле үзидарә органнары һәм оешмалар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча тәкъдимнәр эшләү максатында гына кулланылачак.

Нәтиҗәләр буенча аларның эш нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән идарә чишелешләре эшләнәчәк.

Сораштыруны сылтама буенча узарга мөмкин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2019 елда бәяләүдә 10 меңнән артык татарстанлы катнашкан булган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International