21 октябрьдә ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан координацияләнә торган Президент программасында катнашучылар «ICL-КПО ВС» компаниясенең идарә системасын оештыру эше белән танышты.
ICL ике дистә ел дәвамында Россиянең иң эре ИТ-компанияләре исәбенә керә һәм ИТ-хезмәтләрнең, проектларның, чишелешләрнең һәм продуктларның бөтен спектрын тәкъдим итә торган югары технологияле, динамик үсештәге компанияләр төркеме булып тора.
ИТ-флагманы алдында торган уңышлар һәм бурычлар турында «ICL-КПО ВС» АҖ генераль директоры Евгений Степанов сөйләде. Ул шулай ук персонал белән идарә итүне оештыру һәм персоналның мотивация системасын оештыру мәсьәләләренә дә кагылды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар әзерләүнең дәүләт планы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында белем бирү эше республикада 20 елдан артык уңышлы гына гамәлгә ашырыла.
Шулай итеп, Казан (Идел буе) федераль университеты базасында «Менеджмент» программасы буенча, милек формаларына бәйсез рәвештә, (дәүләт хезмәткәрләреннән тыш) республика оешмалары җитәкчеләре, аларның урынбасарлары, идарә башлыклары белем ала.
Әзерләү өчен максатчан төркем булып 5 елдан да ким булмаган (кимендә 2 елы – идарә) хезмәт стажы булган югары белемле, асылда 50 яшькә кадәрге белгечләр тора.
Укыту бәясенең 34%ын белем алучы үзе яки аны юллаган оешма түли, калган сумманы федераль һәм республика бюджетлары бүлешә.
Программа кысаларында белгечләрне укыту 550 сәгать күләмендә алып барыла. Икътисад министрлыгы, үз чиратында, республикада Президент программасын гамәлгә ашыруның координаторы булып тора.