Экспортка ярдәм үзәге бушлай семинарлар циклын башлап җибәрә

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

Экспортка ярдәм үзәге «Amazon ярдәмендә АКШка товарлар экспортлау» дигән бушлай семинарлар циклын башлап җибәрә.

Цикл Россия товар җитештерүчеләре өчен 11 бушлай белем бирү семинарыннан тора. 2 ай дәвамында белем бирү программасында катнашучылар Amazon платформасы мөмкинлекләреннән файдаланып, АКШ электрон коммерция базарында сәүдә принципларын үзләштерәчәк.

Спикерлар булып АКШ экспертлары чыгыш ясаячак, алар эшкуарларны Америка базарына чыгу өчен әзерләячәк, товарларны максатчан аудиториягә яраклаштыруда тәҗрибә уртаклашачак, барлык юридик, финанс, логистика мәсьәләләрен кузгатачак, шулай ук Amazon платформасында төп сәүдә инструментларына да өйрәтәчәк.

Семинарлар Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы, шулай ук Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия Экспорт үзәге, Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы, Россия Сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге һәм башка партнерлар ярдәмендә оештырылды. Укуларны Synergy Global Trade (New York) компаниясе экспертлары үткәрә, әлеге оешма АКШ электрон коммерция базарында продукция китерү һәм товарлар сату буенча хезмәт күрсәтә.

Программада катнашу өчен Россиядә җитештерелгән товар дистрибьюторы һәм җитештерүчеләр, шулай ук теләге булган һәркем чакырыла.

Уку процессы онлайн-режимда, рус телендә гамәлгә ашырылачак һәм 2020 елның 21 октябрендә башланачак. Укулар бушлай, алдан теркәлү буенча. 

Теркәлү 2020 елның 23 сентябрендә башлана һәм түбәндәге сылтама буенча: https://viewstripo.email/513852a1-591e-472d-afd3-d08f8e7947661600426344777

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International