Татарстан дәүләт хезмәткәрләрен монополиягә каршы хәтәрлек белән идарә итәргә һәм аны контрольдә тотарга өйрәтәчәкләр

2020 елның 19 октябре, дүшәмбе

Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрен монополиягә каршы хәтәрлекләр белән идарә итәргә һәм аларны контрольдә тотарга өйрәтәчәк. 2020 елның 20-21 октябрь көннәрендә Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Укыту-методика үзәге базасында «Монополиягә каршы комплаенсны гамәлгә кертү һәм дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында монополиягә каршы законнарны куллану практикасы» дигән квалификация күтәрү программасы узачак.

Белем бирү программасының максаты – монополиягә каршы законнар бозылу санын киметү, төбәктәге хакимият органнары эшенең үтәкүренмәлелеген тәэмин итү, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектларын яклау һәм административ каршылыкларны бетерүгә этәргеч булдыру.

Чараны ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм ТР Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов ачачак. Чакырылган төп спикер булып Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Хокук идарәсе башлыгы Артем Молчанов чыгыш ясаячак. 

Укыту программасы кысаларында Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәтендә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан монополиягә каршы комплаенс турында еллык доклад әзерләүгә бәйле мөһим мәсьәләләрне яктырту планлаштырыла.

Курсны узган дәүләт хезмәткәрләре монополиягә каршы хәвеф-хәтәрләрне һәм монополиягә каршы таләпләрне бозу куркынычын бәяләү ысулларын үзләштерәчәк, монополиягә каршы комплаенсны кертү потенциалын ачачак, шулай ук комплаенс-системаның нәтиҗәлелеген бәяләргә һәм аны гамәлгә кертү буенча хисап формалаштырырга өйрәнәчәк.

 Белешмә өчен: программаны эшләүчеләр составында – Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе һәм Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Укыту-методика үзәге. Укулар дәүләт хакимияте башкарма органнарында һәм җирле үзидарә органнарында монополиягә каршы законнар бозылу очракларын минимальләштерү максатларында тәкъдим ителгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International