ТР Икътисад министрлыгында узган ВКС-утырышта кече һәм урта бизнеска мөлкәти ярдәм күрсәтү һәм ЕНВД режимыннан башка салым режимнарына күчү турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем әгъзалары һәм Татарстанның муниципаль районнары һәм шәһәр округлары вәкилләре катнашты.
Эшче төркем утырышы кысаларында билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы әзерләгән юридик затларның бөлгенлеккә төшүе институтын реформалаштыру буенча федераль закон проекты Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан карала.
Моннан тыш, төзелеш тармагына ярдәм итүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатында, РФ Финанс министрлыгы тарафыннан 6,5 процентлы ташламалы ипотеканы 2021 ел азагына кадәр озайту турында карар проекты әзерләнгән.
Киңәшмә кысаларында каралган мәсьәләләрнең берсе – ярдәм алучы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары реестрын формалаштыру. КУЭ субъектларының бердәм реестры өстендә эшләү 1 октябрьдән башлап алып барыла һәм элек булдырылган барлык реестрларның мәгълүматларын берләштерүне күз алдында тота, ахыр чиктә дәүләт ярдәмен алучы затлар белән эшләү нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән. Реестр өчен мәгълүматларны төбәк һәм муниципаль хакимият органнары, аларның ведомство буйсынуында торган оешмалар, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасын барлыкка китерүче оешмалар да бирергә тиеш.
Киңәшмәдә шулай ук Әтнә, Чирмешән, Балык Бистәсе һәм Лениногорск районнары эшкуарларына мөлкәти ярдәм күрсәтү, эшкуарларга ЕНВД режимыннан салым салуның башка режимнарына күчү һәм «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын гамәлгә ашыру кысаларында гражданнарны җәлеп итү турындагы нотыклар тыңланды.