Татарстан эшкуарлары халыкара төзелеш бизнес-күргәзмәсендә катнашу өчен чакырыла

2020 елның 16 октябре, җомга

Төзелеш материалларын җитештерүче республика эшкуарлары халыкара күргәзмәдә катнаша ала. 7-10 декабрь көннәрендә Доха шәһәрендә (Катар) «Project Qatar 2020» төзелеш технологияләре, төзелеш материаллары, җайланмалар һәм табигать саклау технологияләре буенча 17 нче халыкара күргәзмә-ярминкә узачак.

Татарстандагы җитештерүчеләргә чарада катнашу өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды структурасына керүче Экспортка ярдәм үзәге ярдәм итәчәк. Экспортка ярдәм үзәге бердәм күргәзмә стендын оештыра, шул исәптән күргәзмә мәйданын арендалау, стенд төзелеше, тәрҗемәче хезмәте өчен түли. Ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлыкка һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында күрсәтеләчәк. 

Катнашу өчен 21 октябрьгә кадәр tatexport@yandex.ru электрон адресы буенча хат җибәрергә кирәк: компания турында мәгълүматлар (компаниянең исеме, компаниянең ИНН номеры, бәйләнешкә керү өчен фамилия, исем, ата исеме һәм телефон номеры, чарада нинди продукция күрсәтергә ниятлисез) күрсәтергә кирәк. 

Консультацияне +7(967)0-116-116 (WhatsApp) телефоны буенча алырга мөмкин. 

Project Qatar – Фарсы култыгы төбәгендә үткәрелә торган иң зур чараларның берсе. 2004 елдан бирле ел саен үткәрелә. Project Qatar кысаларында Катар Сәүдә-сәнәгать палатасы махсус эш өстәлләре, семинарлар һәм төзелеш индустриясе белгечләре өчен укыту программалары үткәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International