2018-2020 елларга Россия Федерациясендә конкуренцияне үстерү буенча илкүләм планны үтәү максатларында 2020 елның 1 октябрендә Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсендә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән берлектә, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары К.А. Таҗетдинова белән киңәшмә уздырылды.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча 2019-2022 елларга Татарстан Республикасында конкуренцияне үстерүгә ярдәм итү чараларының гамәлдәге Планына тәкъдимнәр формалаштырылды, шулай ук төп күрсәткечләргә ирешүгә ярдәм итә торган кайбер чаралар камилләштерелде.
Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле тискәре тенденцияләргә карамастан, илкүләм планда билгеләнгән максатларга ирешү фараз буенча тулы күләмдә булачак.